"Кайнар линия"

2020 елның 23 октябре, җомга

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы, 2020 елның 26 октябреннән 9 ноябренә кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кайнар линия телефоннары буенча алырга мөмкин. Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге телефоны : 8 800 555 49 43, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗ филиалының Консультация пункты - (85558) 7-22-77.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International