Зәйдә белем бирү учреждениеләрендә хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрелде

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән «Теремкәй», «Кызыл калфак», «Бөртеккәй» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре, 5 нче мәктәп, Югары Шепкә, Поручик төп гомуми белем бирү мәктәпләре, шулай ук Зәй балалар сәнгать мәктәбе директорлары чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләрен белүен тикшерү һәм укыту, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре һ. б. мәсьәләләр каралды. Утырышка Николай Нифатов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International