Зәйлеләрне татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында катнашырга чакырабыз

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әдәби бәйге игълан итә. Конкурс татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында үткәрелә. Конкурс 10 номинациядә үткәрелә. Болар: «Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма», «Шигырь», «Повесть» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (үсмерләр әдәбияты), «Шигырь» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (балалар әдәбияты), «Шигырь» (балалар әдәбияты). Конкурста катнашу өчен «Роман» номинациясе буенча — 2021 елның 1 декабренә кадәр, башка номинацияләрдә катнашкан әсәрләр — 2021 елның 1 сентябренә кадәр кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләр «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы –«Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) җибәрелә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-09-83 (өстәмә: 1612 яисә 1617); электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru. Тулырак: http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/tatar-telen-saklau-m-ster-msllre-komissiyase-dbi-byge-iglan-it
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International