Бүген яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» дигән уникенче республика конкурсы җиңүчесе билгеле булды. Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка җаваплы затлар катнашты. Кичә, Казан дәүләт аграр университеты базасында 15 иң яхшы яшь комбайнчы конкурсның теоретик һәм практик өлешендә үз осталыкларын күрсәтте. Барлык тур нәтиҗәләре буенча Норлат районының «Норлат сөте” ҖЧҖ е комбайнчысы Илнур Ибәтуллин һәм аның ярдәмчесе Илназ Әюпов җиңүче дип табылды. Конкурста икенче урынны Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖеннән Илмар Хәмзин һәм Илнар Хафизов, өченче урынны Казан дәүләт аграр университетының механизация һәм техник сервис институтының 3 нче курс студенты, "Зәй" агрофирмасыннан Риназ Закиров, ярдәмчесе Рәмис Миңнегалиев, яулады. Иң яхшы практик күнекмәләрне Биектау районыннан комбайнчы Искәндәр Хәбибуллин күрсәтте, ә иң яхшы теоретик белемнәрне Арча районыннан Илшат Хәбибуллин күрсәтте. Ярышларда катнашучылар шулай ук номинацияләр буенча бүләкләнде. "Рекордлы суктыру" номинациясендә комбайнчылар Разил Сафин һәм аның ярдәмчесе Марат Хуҗин җиңде. "Иң зур стаж (9 ел)" номинациясендә - Ютазы районыннан механизатор Илдар Галиев. Ә иң яшь катнашучы дип Алабуга районыннан комбайнчы Зөлфәт Шәкүров танылды. Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Яшь комбайнчылар эшен кырда һәм конкурсның финалын Дмитрий Второв алып барган «Агробизнес» программасы чыгарылышларында, «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында карарга мөмкин. http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/