12 октябрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә 2020 елда беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткеч вакыйга Евгений һәм Елизавета Слепцовлар гаиләсендә килеп чыга. Әти - әниләре бәләкәчләргә Александр һәм Виктория дигән исемнәр куштылар. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина бәхетле гаиләне икеләтә шатлыклары белән котлады, балаларның беренче дәүләт документлары-туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Котлау адресын тапшырды, гаиләгә иминлек, тынычлык һәм уңышлар, шулай ук икеләтә сабырлык һәм аңлашып яшәүләрен теләде.