Зәй аграрийлары 9101 гектар мәйданда шикәр чөгендере алуны төгәлләделәр. Бу барлык механизаторларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Быел татлы тамыр казуны 12 нче августа ук башладылар, тулай җыем 442,5 мең тонна, уртача уңыш 486 ц/га тәшкил итте. Басуларда 12 «Ропа Тигр» чөгендер җыю комбайны, 3 «Ропа Маус»төягече эшләде. 12 октябрьгә «Зәй шикәре» ААҖ дә 595,6 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителгән. Предприятие тарафыннан 439,9 мең тонна тамыразык эшкәртелгән, 65,2 мең тонна шикәр комы алынган, шикәрлелеге 17,5% тәшкил итә. Шикәр чөгендере алуда катнашкан барлык механизаторларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе һәм аларны билгеләп үтәсе килә: «Зәй шикәре» агрофирмасыннан Баһаветдинов Дамир (554 га), Иван Калинов (530 га), Павел Мельников (496 га); «Зәй» агрофирмасыннан Айдар Галимов (672 га), Рәсим Мифтеев 668 (га), Фәннур Гыйлаҗиев (548 га), Илсур Юнысов (400 га); «Восток» агрофирмасыннан Александр Пукаев (407 га); «Нива» ҖЧҖ нән Кузьма Егоров (599 га), Петр Тихонов (384 га).