Зәй районы яшьләре "Казан марафоны - 2020" TIMERMAN марафонында катнашты

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе
10-11 октябрьдә Зәй районының эшләүче һәм авыл яшьләре TIMERMAN "Казан марафоны - 2020 "марафонында катнашты. Быел катнашучылар саны аеруча күп - 11 000 кеше булды. Программада 3 км, 10км, 21км һәм 42,2 км марафон дистанциясе планлаштырылган иде. Хатын - кызлар арасында 55-59 яшьлекләр арасында 42,2 км га йөгерүдә 3 урынны Зәй политехник көллиятенең физик культура укытучысы Фәния Гыйльманова алды. "Марафонның һәр катнашучысы үз нәтиҗәләрен яхшырту һәм күп позитив алу максатын куйды. Безнең яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы!"- диде марафонда ике ел рәттән катнашучы Рафил Иркашев үзенең хис-тойгылары белән уртаклашып.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International