Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич Зәй муниципаль районы гражданнарын кабул итте. Кабул итү барышында ике гариза бирүченең мөрәҗәгатьләре каралды. Сораулар социаль тәэминат һәм дини эшчәнлек өлкәләренә кагылышлы иде. Аерым алганда, Аксар авылы имам-хатыйбы Салих хәзрәт Зиннәтов депутатка мәчет бинасы янкормасын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Кергән сораулар буенча башкарылган эшләр турында мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән вакыт эчендә хәбәр ителәчәк.