"Татарстан кроссы-2020" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында спорт акциясе

2020 елның 10 октябре, шимбә

Бүген "Энергия" стадионында «Татарстан кроссы - 2020" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында спорт акциясе уза. Быел Зәй муниципаль районында стартка шәһәр һәм районның 2497 кешесе чыкты: алар-мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балалары һәм коллективлары, пенсионерлар, мәктәп укучылары һәм коллективлары, Зәй политехник көллияте студентлары, предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре. Гадәттәгечә, район башлыгы вазифаларын башкаручы В.Г. Акатьев җитәкчелегендә VIP-чабыш узды. Старт сызыгына район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов та басты. Акциядә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Н. А.Нифатов, идарә башлыклары һәм башкалар  катнашты. Авыл халкы һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен спорт акциясе авыл җирлекләре территорияләрендә үткәрелде. Акциядә катнашучыларга «Татарстан кроссы - 2020 " спорт акциясендә катнашкан өчен грамоталар тапшырыла. Алар өчен «Энергия» стадионында концерт программасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International