Бүген «Зәй» агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Зәй муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г. Акатьев, шәһәр башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Бу атнада район халкына сатуга Яңа Спас, Поручик, Поповка, Сәвәләй, Сармаш-Баш авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен алып килгәннәр иде. Ярминкәдә шулай ук фермерлар Карташов Н.В., Игошин А.В., Ионов В.И. һәм башка фермерлар актив катнашты.Биредә сыер, дуңгыз ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчә, үсентеләр, яңа җиләк-җимеш, шикәр комы сатылды. Өч ярминкәгә 1 млн 300 мең сумлык товар сатылган.