2020 елның 9 октябрендә Зәй муниципаль районында «Россия төзелеш министрлыгының проект дирекциясе» ФАУ җитәкчесе урынбасары Жаркова Маргарита Леонидовна җитәкчелегендә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре булып китте. Килүнең максаты - министрлык тарафыннан үткәрелә торган «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында объектларны тикшерү иде. Кунаклар «Энергетик» мәдәният йорты янындагы реконструкцияләнә торган үзәк мәйданда булдылар. Объектны карауда ТР Төзелеш министрлыгы бүлеге башлыгы Р.Р. Хәкимов һәм Зәй муниципаль районы җитәкчелеге катнашты.