Безнең республика Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге барлыкка килүгә 30 ел тулуны билгеләп үтә. 9 октябрь көнне музейның күргәзмәләр залында 1 нче мәктәпнең 7 "Б"сыйныф укучылары өчен "Татарстан. Тарих сәхифәләре" дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Балалар «Зәй: район үзәгенең үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган кече күргәзмәне күрделәр һәм 1920 елның 27 маенда Халык Комиссарлары Советы Рәисе В.И. Ленин тарафыннан имзаланган ТАССР төзелү турындагы материал белән таныштылар. Бу вакыйга республикабыз халыклары өчен бик мөһим булды. Ул урта гасырлардан ук тел, рухи, тарихи гореф-гадәтләргә ия булган дәүләтчелекне торгызуга ярдәм итте. ТАССР төзелү турындагы Декрет сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика, нефть химиясе, мәдәният, халык хуҗалыгының башка тармаклары үсешенә дә зур этәргеч бирде. 1990 елның 30 августында ТАССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация имзалана, ә 1992 елның 6 ноябрендә Россия Федерациясе тарафыннан республика дәүләтчелегенең закон чыгару нигезе буларак танылган Татарстан Республикасының яңа конституциясе кабул ителә. Һәм без барыбыз да бүген Татарстанны яратабыз, республикабыз белән горурланабыз һәм: «Без барыбыз да синең балаларың, Татарстан!» Безнең республика һәрвакыт толерантлык, гражданлык бердәмлеге, технологик, иҗади алга китеш, һәр кешенең һәм безнең уртак йортыбыз – Татарстан Республикасының чәчәк атуы үрнәге булсын! Материалны ныгыту өчен балаларга «ТАССРга 100 ел», «Зәй районы ТАССР тарихында»дигән кыска фильмнар күрсәтелде.