Зәйдә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларны укыталар

2020 елның 9 октябре, җомга
7 октябрьдән Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Демография” милли проектын һәм “Өлкән буын” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында уңышлы эшләп килүче аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтүчеләр(сиделкалар) өчен үз ишекләрен ачты. Укулар “Владимир социаль ярдәм үзәге “Содействие” төбәк вәкиллеге белән берлектә планлаштырылган. Уку кысаларында теоретик белемнәрдән тыш, сиделкалар гамәли күнекмәләр дә алачак: аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ашату алымнары, караватта гәүдә торышын үзгәртү, гигиена процедуралары үткәрү, урын- җирне алыштыру. Инсульт кичергән авыруларны карау, аларны торак бина эчендә һәм аннан читтә мобилизацияләү кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр планлаштырылган. Дәресләр Зәй үзәк дәваханә табиблары белән карау мәктәбе укытучысы тарафыннан уздырылачак, алар тыңлаучыларда килеп туган барлык сорауларга да җавап бирергә әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International