Татарстанда ике яңа экокластер барлыкка килүе ихтимал. Алар өчен Бөтенроссия конкурсында тавыш бирергә кирәк

2020 елның 9 октябре, җомга
Туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалистлары өчен тавыш бирү бара. Топ-36га Татарстанның берьюлы ике проекты — «Татарстан көзгесе» һәм «Диңгез — Татарстан диңгезе» кластерлары керде. 10 җиңүче өчен тавыш бирү 9нчы октябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр дәвам итә, алар проектларны тормышка ашыру өчен ярдәм алачак. Татарстан проектлары өчен сайтта «География» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен авторизацияләнергә (почта яки социаль челтәр аша), картада Татарстанны сайларга һәм проект астында йөрәкләр куярга кирәк. Тавыш бирү һәм бөтен конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк. «Татарстан көзгесе» кластерын Биектау районындагы Зәңгәр күлләр тирәсендә булдыру планлаштырыла. Ул аеруча саклана торган өч табигать территориясен берләштерәчәк: өч кристаль чиста сулык булган «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы, Семиозер урманы һәм Казансу елгасын. Төзелә торган кластерга килүчеләрне экосукмаклар һәм яңа маршрутлар буенча йөрүләр көтә, алар өчен 133 километр бүлеп биреләчәк. Бирегә теләге булган һәр кеше сәламәтләндерүнең уникаль алымы — экотерапия артыннан килә ала. Икенче проект «Диңгез — Татарстан диңгезе» — Кама Тамагында. Экокурорт аеруча саклана торган ике табигать территориясен берләштерә: Юрьев мәгарәсе һәм Лобач тавы. Кластер территориясендә Европадагы иң киң-Идел һәм Кама кушылган урынга күренеш ачыла. Проект ярдәмендә биредә 82 километр экосукмаклар һәм яңа маршрутлар, йолдызлы һавада кемпинг-зоналар булдырылачак. Килүчеләрне Лобач тавында ретрит-турлар, Юрьев мәгарәсе тикшеренүләре, спорт активлыгы, район халкының үзенчәлекле мәдәнияте, диңгез буенда ял итү, җирле сөттән француз сырларын авыз итү, виноградникларга экскурсияләр һәм балык тоту көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International