Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй делегациясе Татарстан Президентының тантаналы кабул итүендә
2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүе узды. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан республиканың алдынгы игенчеләрен, терлекчеләрне, механизаторларны, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен хөрмәтләделәр, ә иң яхшыларына Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантанага чакырылучылар арасында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә 18 кешедән торган Зәй делегациясе дә бар иде. Делегация составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, «Таң», «Аксар», «Баграж», «Сәвәләй», «Чыбыклы» җитештерү комплекслары идарәчеләре, район ветеринария берләшмәсе, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы, Зәй элеваторы башлыклары, эшкәртү предприятиеләре директорлары, механизаторлар, район хуҗалыкларының әйдәп баручы агрономнары, баш инженерлары бар иде. Шунысы куанычлы, бүләкләнүчеләр арасында Зәй муниципаль районы вәкиле дә бар. «Зәй шикәре» агрофирмасы тракторчы-машинисты Мерясев Виктор Алексеевич «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исеменә лаек булды. Бүләкне ул Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. Республика амбарларына быел 5 миллион 347 мең тонна ашлык кергән. Бөртекле культураларның уңдырышлылыгы буенча беренче урында - гектардан 48,6 центнер күрсәткеч белән Зәй муниципаль районы, республика уңышына иң зур өлешне Буа, Арча һәм Тәтеш районнары игенчеләре керткән.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз