Зәй талантларының җиңүләре турында

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе
Сентябрь ае «Энергетик» мәдәният сарае өчен уңышлы булды. Иҗади коллективлар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаштылар. «Атлеш» Халыкара этник конкурсында һәм Кырым республикасында узган «Алтын мәйдан» халыкара конкурсында Лидия Нестягина җитәкчелегендәге «Улыбка» хореография ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. «Халыклар дуслыгы» Халыкара конкурсында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Светлана Миронова һәм Ольга Васильева җитәкчелегендәге «Балачак планетасы» вокал студиясе, шулай ук солистлар Пичугова Вероника, Пилясова Ангелина, Александрова Виктория 1 нче урынны яуладылар. «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате Халыкара конкурсында Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Мирас» вокаль-хореографик ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. “Осенняя пора очей очарованье ..." Бөтенроссия конкурсында «Зәңгәр песи» ИЗО-студиясеннән Кузьмина София җиңүче булды. «Креатив остаханә» халыкара конкурсында 1 дәрәҗә лауреат исеменә Лилия Кузьмина җитәкчелегендәге «Зәңгәр песи» ИЗО-студиясеннән Кожевникова Елизавета лаек булды. «Энергетик» мәдәният сарае тавыш операторы Айрат Сәхәбетдинов «Педагогик осталык серләре» Бөтенроссия конкурсында «Секвенсорда вокалны язу һәм эшкәртүдә биш мөһим эш " номинациясендә I дәрәҗә җиңүче булды. «Кайнар йөрәкләр» концерт төркеме Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсның 23 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак финалына узды. Чираттагы җиңүне көтәбез!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International