Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Мин үзем беренче мәктәптән»
2020 елның 7 октябре, чәршәмбе
Зәй музеенда беренче мәктәпнең 175 еллыгына һәм Укытучылар көненә багышланган «Зәй мәгърифәтчеләре» дип исемләнгән тематик чара узды. Зәйнең 1 нче урта мәктәбе безнең районда үзенең югары квалификацияле педагогик кадрлары һәм чыгарылышлары белән билгеле. 7«а» сыйныфы укучылары белән очрашуга шуларның берсе-Иванова Маргарита Алексеевна килде. Ул 1 нче мәктәптә 30 ел технология укытучысы булып эшләгән, халыкара Укытучы елында исемле йолдыз һәм «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» ТР медале белән бүләкләнгән. Чара барышында архив фоторәсемнәре күрсәтелде. Балалар узган гасыр мәктәп биналарын күрделәр һәм яңа өч катлы мәктәп төзелеше масштабларын күз алларына китерделәр. Мәктәп җитәкчелеге турында аерым сүз барды, мәктәпне 1971 елда тәмамлаган Константин Чернов видеофильмыннан педагогик состав турында кечкенә генә сюжет күрсәтелде. Чарада дискуссия мәйданчыгы итеп «Педагогика югары уку йортыннан соң кайсы педагог мәктәптә озак вакыт кала? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Профессиональ яну мөмкинме?" дигән тема сайланган иде. Бер якта-балалар, икенче якта-сыйныф җитәкчесе Мөхәммәдиева Сәрия Муллаян кызы һәм Иванова Маргарита Алексеевна, икесенә-алтмыш ел педагогик стаж. "Укытучы булу авыр, ул балаларны яратырга, яхшы күңелле, сабыр булырга тиеш, балалар да шау-шу куптарырга ярата", - диләр балалар. “Үз эшеңне һәм балаларны яратсаң, укытучы булу җиңел", – дип җавап бирделәр укытучылар. Маргарита Алексеевна балаларга мәктәп чорына һәм тормышыбызның башка мөһим чорларына багышланган гаҗәеп шигырьләрен укыды. Очрашуның истәлеге итеп Маргарита Алексеевнага һәм мәктәп музеена Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы якташларыбызга багышланган «Үз исемеңне хәтерлә» китабы бүләк ителде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз