Зәйдә Укытучы көненә багышланган бәйрәм узды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов котлады. Ул районыбыз педагогларының югары һөнәри осталыгын, иҗади активлыгын һәм үз-үзләрен аямыйча эшләүләрен билгеләп үтте, хезмәтләре, даими үсешкә омтылышлары, сайлаган һөнәрләренә һәм укучыларга мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, диплом һәм Рәхмәт хатларына ия булды. Тантана дәвамында бәйрәм кунакларын шәһәр һәм районның иҗат коллективлары үз чыгышлары белән сөендерделәр. Педагогик бергәлекнең төп бәйрәме җылы һәм дустанә атмосферада узды. Хезмәтләре югары бәяләнгән педагоглар бәйрәм чарасыннан кәнәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International