Татарстан Республикасы Президенты кулыннан лаеклы бүләк

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе
Бүген Казанда, Универсиада Авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Чарада 700 дән артык кеше, шул исәптән шәһәр башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. 2 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кузнецова Валентина Александровна "ТРның атказанган укытучысы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Валентина Александровна инде күп еллар мәктәп укучыларының кече академиясендә сәләтле балалар белән дәресләр алып бара. Аның чыгарылыш укучылары ел саен рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыялар, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада призлы урыннар алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International