Сәламәт булуның биш кагыйдәсе

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе
1нче кагыйдә. Кулларыгызны сабынлап еш юыгыз, көнкүреш юу чаралары ярдәмендә өслекләрне чиста тотыгыз. Кул гигиенасы-грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүнең мөһим чарасы. Сабын вирусларны бетерә. Кулларны сабынлап юу мөмкинлеге булмаса, спиртлы яки дезинфекцияләүче салфеткалардан файдаланыгыз. Өслекләрне (өстәл, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ.б.) чистарту һәм даими дезинфекцияләү вирусларны бетерә. 2нче кагыйдә. Ара ераклыгын һәм этикет саклагыз Вируслар авыру кешедән сәламәт кешегә һава-тамчы юлы (төчкергәндә, ютәлләгәндә) күчә, шуңа күрә бер-береңнән 1,5 метр араны сакларга кирәк. Кулларыгыз белән күзләр, борын яки авызыгызга кагылмагыз. Коронавирус, башка респиратор авырулар кебек үк, шушы юллар белән тарала. Авырып китү куркынычын киметү өчен битлек яки кул астындагы башка саклык чараларын кулланыгыз. Ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз- борынны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга, аларны файдаланганнан соң ташларга кирәк. Авыруның куркынычын кеше күп йөри торган урыннарга барудан тыелып торып киметергә мөмкин. 3нче кагыйдә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Тулы кыйммәтле йокы, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләргә бай азык-төлек продуктларын куллану, физик активлык ярдәмендә сәламәт режим саклагыз. 4нче кагыйдә. Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә саклагыз Профилактиканың башка чаралары арасында медицина битлеге аерым урын алып тора, алар ярдәмендә вирус таралу чикләнә. Сулыш органнарын саклау өчен медицина битлекләреннән түбәндәге очракларда файдаланалар: - кискен сулыш юллары вирус инфекцияләре белән авыручылар саны арту чорында кешеләр күпләп җыелу урыннарында, җәмәгать транспортында йөргәндә; - кискен сулыш юллары вирус инфекцияләре белән авыручыларны караганда; - кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре булган затлар белән аралашканда; -һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган башка инфекцияләр белән йогышлану куркынычы булганда. БИТЛЕКНЕ НИЧЕК ДӨРЕС КИЯРГӘ? Битлекләр төрле конструкциягә ия булырга мөмкин. Аларның бер тапкыр яки күп тапкырлар кулланыла ала торганнары бар. Медицина битлеген кайсы ягы белән кисәң дә була. Үзегезне зарарланудан саклау өчен аны дөрес йөртергә кирәк: - битлек ныклап беркетелергә, авыз һәм борынны тыгыз ябарга тиеш; - аны салган вакытта битлек өслегенә кагылмаска тырышыгыз, әгәр аңа кагылсагыз, кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз яки спиртлы чара белән эшкәртегез; - дымлы яки юешләнгән битлекне яңа, коры битлеккә алыштырырга кирәк; - бер тапкыр кулланыла торган битлекне икенче кулланмагыз; - бер тапкыр кулланыла торган битлекне кичекмәстән ташлагыз. Авыруларны караганда, элемтәгә кергәннән соң, битлекне кичекмәстән салырга һәм кулларны әйбәтләп юарга кирәк. Битлек кию кешеләр күпләп җыелган урында, җәмәгать транспортында, кибеттә, даруханәдә, шулай ук авыруларны караган вакытта урынлы. 5нче кагыйдә. ОРВИ, ГРИПП, КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ БЕЛӘН АВЫРГАН ОЧРАКТА НИШЛӘРГӘ? Өйдә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, ятып торыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International