Район башлыгы Р.Г. Кәримов Укытучылар көне белән котлый

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе
Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң изге һәм кирәкле, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез балаларга белем бирәсез, аларда иң яхшы сыйфатларны тәрбиялисез, хезмәт итәргә һәм фикер йөртергә, иҗади, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр булырга өйрәтәсез. Быел, коронавирус инфекциясе таралу шартларында, сезнең иңнәргә укучыларыгызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен икеләтә җаваплылык өстәлде, белем бирү процессын ашыгыч рәвештә дистанцион укытуга үзгәртеп корырга туры килде. Сабырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез, сизгерлегегез, һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен зур рәхмәт сезгә. Аерым рәхмәт сүзләрен яшь укытучылар өчен үрнәк булып торучы педагогик хезмәт ветераннарына җиткерәм. Балаларга биргән күңел җылыгыз сезгә сәламәтлек, бәхет һәм районыбыз һәм туган республикабызның киләчәге бәрабәренә яңа игелекле гамәлләр кылу өчен энергия булып әйләнеп кайтсын. Авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар, оптимизм, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International