Район башлыгы ишегалды мәйданчыкларын карап чыкты

2020 елның 3 октябре, шимбә
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов белән берлектә «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча эш алып барыла торган ишегалларын карап чыкты. Чарада, шулай ук, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Быел программага барлыгы 45 ишегалды кертелгән иде, аларны төзекләндерү июнь аенда башланды, эшләр этаплап алып барылды. Район башлыгы 13 ишегалды мәйданчыгын карап, аларда эшләрнең барышын һәм сыйфатын бәяләде, җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International