Район башлыгы Икътисади совет утырышын үткәрде

2020 елның 2 октябре, җомга
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Икътисади советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә шәһәрнең ике предприятиесе эшчәнлегенә йомгак ясау кертелгән иде. «Завод Техно» ҖЧҖ Зәй филиалының 2020 елның 8 аенда эш нәтиҗәләре белән филиал директоры Андрей Мамонтов таныштырды. «Авторитет» транспорт компаниясе» ҖЧҖ 2020 елның 8 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2020 елга көтелгән эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Александр Басыров сөйләде. «Техно» заводы коронавирус пандемиясе чорында да үз эшчәнлеген туктатмады, җитештерү күрсәткечләрен һәм кадрлар резервларын саклап калды. Ә «Авторитет» транспорт компаниясенә эшчәнлеген туктатып торырга һәм финанс югалтулары кичерергә туры килде. Район башлыгы Разиф Кәримов киләчәктә дә пассажирлар йөртүне субсидияләү өлешендә финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә бирде, ике предприятиегә дә тотрыклы эш теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International