Халыкара өлкәннәр көненә

2020 елның 2 октябре, җомга
1нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көнендә Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре шәһәр һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче өлкәннәрне котладылар: “Уймак кыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әби-бабайлары өйләренә барып, аларга үз куллары белән ясаган бәйрәм открыткалары бүләк иттеләр. Ә “Кызыл калфак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өлкәннәребез өчен урамда котлау оештырдылар. Бу көн өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларга хөрмәт күрсәтергә кирәклеген искә төшерә. Юкка гына аның икенче исеме - Игелек һәм хөрмәт көне түгел. Өлкәннәрнең мондый кайгыртучанлык һәм игътибардан күңелләре булды, кәефләре күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International