Район башлыгы машина төзүчеләр белән очрашты

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧҖендә булды, анда завод директоры һәм хезмәт коллективы белән очрашты. Разиф Галиевич машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, җитештерү темпларын арттыруларын һәм лаеклы хезмәт хакы теләде, коллективка коронавирус пандемиясе чорында өзлексез эшләүләре һәм район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук район башлыгы очрашуда катнашучыларны агымдагы елның 9 аенда районның социаль - икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды, хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасында катнашты. 8 кеше Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, 34 кеше ведомство бүләкләренә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International