Зәйдә эшләүче һәм авыл яшьләре туристлык слеты узды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе
26 сентябрь көнне «Йолдызлык» балалар лагеренда эшләүче һәм авыл яшьләренең туристлык слеты узды. Анда 4 предприятие һәм оешма, политехника көллияте һәм 5 авыл җирлеге катнашты. Слетта катнашучыларны Зәй муниципаль районының Яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Александр Бушуев сәламләде. Беренчелекнең программасына “дистанцияләр узу»: - ясалма кичү; - бүрәнәдән кичү; - параллель перилалар буенча кичү; - «вертикаль маятник» методы белән кичү; - авыш җирдән төшү, "Пешекчеләр фестивале" кертелгән иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Зәй ГРЭСЫ; 2 урын – «ТЕХНО» заводы; 3 урын - «Аккорайд Уилз Русиа». Авыл яшьләре арасында: 1 урын-Баграж авыл җирлеге; 2 урын-Сәвәләй авыл җирлеге; 3 урын-Якты Күл авыл җирлеге. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International