Зәй "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе
«Татарча диктант» белем бирү акциясе быел республика телевидениесе буенча онлайн - режимда узды. Текстны республиканың танылган шәхесләре укыды. 26 сентябрь көнне диктантны өйдә язарга теләмәүчеләр өчен шәһәрдә рәсми ике мәйданчык оештырылды: 7нче мәктәптә һәм үзәк китапханәдә, диктантны шулай ук шәһәр һәм районның башка мәктәпләрендә дә яздылар. Акциядә барлыгы 4000гә якын зәйле катнашты. Үзәк китапханәдә 36 кеше диктант язды. Текстны директор Сәрия Батыршина укыды. 7 нче мәктәптә акциядә 384 зәйле шатланып катнашты. Текстны әлеге мәктәп педагоглары укыды, алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алсу Талипова (ата-аналар һәм укытучылар өчен), Эльза Нургалиева (укучылар өчен). Диктант тексты итеп татар язучысы һәм журналист Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Чараның максаты-дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле укытучыларын популярлаштыру. Россия төбәкләрендә татар язучысы Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек, чит илләрдә Афзал Шамов хикәяләреннән өзек яңгырады. Алар барысы да Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Әсәрләрдән өзекләр Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Текстлар уртача авырлыкта. Татарстанлылар өчен текстны профессор Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен - «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен - Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров укыды. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында бер айдан да соңга калмыйча урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International