Район аграрийлары шикәр чөгендерен җыю темпларын арттыралар

2020 елның 25 сентябре, җомга
Зәй районы кырларында шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. 25 сентябрьгә татлы тамыр 5373 га мәйданда казып алынган, бу планның 59% ын тәшкил итә. 246154 тонна чимал җыелган, уртача уңыш гектарыннан 458 центнер тәшкил итә. Казу белән беррәттән уңышны басулардан чыгару да бара. Бүгенге көндә шикәр заводы 421 мең тоннадан артык шикәр чөгендере кабул итте, шуның 177 мең тоннасы Зәй районы агрофирмаларыннан. Шикәр заводы тарафыннан 305 323 тонна чимал эшкәртелеп, 43176 тонна шикәр комы алынган. Шикәрлелеге 18,34% тәшкил итә. Басуларда 12 «Ропа-Тигр» комбайны һәм 3 төягеч эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International