Зәй районында декрет ялында булган әниләргә «Педагог-дефектолог» программасы буенча дипломнар тапшырылды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Зәй районында «Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында декрет ялында булган 12 әни «Педагог-дефектолог (укытучы-логопед)» программасы буенча белем алды. 19 нчы сентябрь көнне аларга белем алуны тәмамлау турында дипломнар тапшырылды. Әлеге курсны Зәй районы белем бирү учреждениеләре белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы һәм хәзерге вакытта декрет ялында булган хатын-кызлар тыңладылар. Уку өч ай дәвам итте һәм, яшь әниләр сүзләренә караганда, бу -кечкенә балалары булган аналар өчен белем дәрәҗәсен күтәрү, актуаль күнекмәләр һәм яңа белемнәр белән эш урынына кайтырга, хезмәт базарында зур ихтыяҗга ия белгеч булу өчен уникаль мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International