Район башлыгы видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә катнашты

2020 елның 19 сентябре, шимбә
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә катнашты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: эпидемиологик хәл һәм Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында; торак фондын һәм социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру турында; Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы турында; салым салу базасын арттыру максатларында капиталь төзелеш объектларын һәм җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү турында; Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында. Видеоконференция тәмамланганнан соң Разиф Галиевич предприятие, оешма җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында эчке киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр җирле дәрәҗәдә каралды, узып баручы атнага йомгак ясалды һәм алдагысына бурычлар билгеләнде. Коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау, шәһәр һәм районның социаль объектларында җылыту сезонын башлау аерым контрольдә кала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International