Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Чыбыклы авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда Совет һәм Башкарма комитет белгечләре һәм җитәкчеләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Разиф Галиевич авыл халкын соңгы 5 елда башкарылган эшләр, районның 2020 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган төп бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм алдагы чорга бурычлар билгеләде. Җирлек 3 торак пунктны берләштерә. Гражданнарның үзара салым программасы буенча, быел Чыбыклы авылында балалар мәйданчыкларын коймалау, баганалар урнаштыру, Совет урамында һәм күпердә светодиод яктырткычлар алыштыру, Совет урамы буенча юлны асфальтлау, юл салу, чокырлар ремонтлау, һәйкәлне төзекләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук Вахитов урамында балалар мәйданчыгы урнаштырылган, зират капкалары сатып алынган һәм урнаштырылган. Онбия һәм Суык-Чишмә авылларында чишмәләр төзекләндерелгән, соңгысында һәйкәл, авыл халкы көче белән зират коймалары буялган. Авыл җирлеге быел 1,5 млн. сумлык грант откан, бу акчалар шулай ук юлларны төзекләндерүгә тотылачак. Җыенда шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары, авыл җирлекләрендә оператив хәл, районда санитария-эпидемиология торышы һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында чыгышлар тыңланды. Җыелышка Разиф Кәримов йомгак ясады.