Бүген «Зәй ХПП» ААҖдә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы белән очрашу узды. Разиф Галиевич предприятие эшчәнлегенең төп күрсәткечләре белән танышты һәм коллективка соңгы 5 елда районда башкарылган эшләр һәм киләчәккә перспектив планнар турында сөйләде. Бүгенге көндә Зәй икмәк кабул итү предприятиесендә 100 кеше эшли. 2020 ел барышында 74500 тонна ашлык кабул ителгән. Төп заказчылар - районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, «Агрокөч төркеме" АҖ агрофирмалары. Хезмәт хакы һәм бюджетка салым түләү буенча бурычлар юк. Быел предприятиенең 13 млн. сум акчасы аны үстерүгә тотылган: автопарк, лаборатория җиһазлары яңартылган, ашлык киптергечләргә капиталь ремонт ясалган. Район башлыгы Разиф Кәримов коллективка тотрыклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, туган районыбыз һәм республика иминлеге өчен алга таба да уңышлар теләде.