9 сентябрьдә Поручик авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды. Көн тәртибендә «Зәй муниципаль районы Поручик авыл җирлегенең 2020 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елның калган чорына планнар турында» гы мәсьәлә каралды. Төп игътибар гражданнарның үзара салымы республика программасына юнәлтелде, аның нигезендә авыл җирлегендә 950 мең сумга - юлларга вак таш җәелгән, авыл клубы, балалар мәйданчыгы койма белән әйләндереп алынган, чишмәләр төзекләндерелгән һәм башка күп төрле эшләр башкарылган. Поручик мәктәбе территориясендә 2 032 535 сумлык универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.