Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Бигеш авыл җирлегендә халык җыены узды
2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
9 сентябрьдә район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында Бигеш авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда шулай ук Совет аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында соңгы 5 елда башкарылган эшләр, шулай ук 2020 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм киләчәккә билгеләнгән бурычлар турында сөйләде. Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм алга куелган бурычлар турында аңлатты. Аның чыгышының төп нигезе булып авыл җирлегендә республика программалары буенча башкарылган эшләр торды: Бигеш авылында ГТС ремонты төгәлләнде, Башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясалды, Түбән Лоҗы авылында яктырткычлар алыштырылды, суүткәргеч үткәрелде. Гражданнарның үзара салым программасы буенча авыл җирлеген төзекләндерүгә тотылган акчалары буенча җентекле анализ ясалды. Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәй районы бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев райондагы һәм авыл җирлегендәге оператив хәлләр турында сөйләде, гражданнарны мошенниклардан сакланырга, игътибарлы һәм уяу булырга чакырды. Шулай ук санитар-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү мәсьәләләре каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җавап бирделәр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз