Район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы һәм Шәһәребез көне белән котлый

2020 елның 30 августы, якшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы һәм Шәһәребез көне белән котлыйм! Агымдагы ел татарстанлылар өчен ике мөһим вакыйга - Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы белән истәлекле Республикабыз 100 еллык юбилеен Россиянең алдынгы, динамик үсештәге төбәге буларак каршы ала, Татарстанны дөньяның барлык илләрендә таныйлар һәм беләләр. Без Татарстанның казанышларында республикада яшәүче һәр кешенең, шул исәптән зәйлеләрнең дә өлеше барлыгын белеп лаеклы горурланабыз. Үзенең бай тарихи үткәне, мәдәни традицияләре, тотрыклы икътисады белән Татарстан бүген күп кенә регионнар өчен үрнәк булып тора. Республиканың һәм Зәй муниципаль районының аерым горурлыгы - ул максатчан, ярдәмчел, позитив фикер йөртүче кешеләр, алар үзләренең көндәлек хезмәтләре белән төбәгебезне ныгытуга, аның тотрыклы үсешенә зур өлеш кертәләр. Халыкның хезмәт сөючәнлеге, югары гражданлык үзаңы һәм кабул ителгән карарлар өчен җаваплылыгы - туган якның социаль һәм икътисади үсешенең төп нигезе. Быел без бердәмлек, мәрхәмәтле булу, үзара ярдәмләшү нәтиҗәсендә коронавирус пандемиясе белән бәйле сынауларны лаеклы үтә алдык. Барлык зәйлеләргә күрсәтелгән гражданлык җаваплылыгы өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Пандемия безнең тормышыбызга үз төзәтмәләрен кертте, әмма бу кыенлыкларның вакытлыча гына булуына һәм без аларны бергәләп җиңәчәгебезгә ышанам. Бәйрәм белән, сезне хөрмәтле зәйлеләр! Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара татулык маягы булып калсын! Аның барлык халкына, һәр зәйлегә бәхет, сәламәтлек, иминлек, иң зур план һәм проектларыгызның тормышка ашуын телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International