Бүгенге көндә өч мәйданчыкта ишегалды бәйрәмнәре узды, алар шәхси милекчеләр ширкәте һәм шәһәрнең идарәче компаниясенә кергән күпфатирлы йортларны берләштерде. Ялчыгола урамы, 12, 14, Төзүчеләр урамы, д. 18, 20, Октябрь урамы,11, Тавлин урамы,30 ишегалларында җыелган өлкәннәр һәм балаларга иҗат коллективлары бәйрәм кәефе өстәде. Аерым мәйданчыкларда балалар өчен күңел ачулар оештырылды. Халыкны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен, торак милекчеләр ширкәте һәм идарәче компания хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары бирелде, шулай ук активистларга, юбилярларга һәм булачак беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.