Зәйдә "Мәктәпкә җыен" республика хәйрия акциясе үтте

2020 елның 28 августы, җомга

28 нче августта 2 нче гомүми урта белем бирү базасында, "Мәктәпкә җыен"  республика ярдәм  акциясе үтте. Акциядә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры И. Ю. Әминов, район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, мәгариф идарәсе башлыгы Л. Р. Печина катнаштылар. Акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 14 бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International