Бүген Зәй районында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссиянең күчмә утырышы узды. Әлеге комиссия Президент Рөстәм Миңнеханов Указы белән агымдагы елның 6 июлендә оештырылды. Комиссия рәисе итеп ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләнде. Бүген аның белән очрашуга район башлыклары, аларның урынбасарлары, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, газеталар мөхәррирләре составындагы 5 район делегациясе чакырылган иде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты И.Ю. Әминов катнашты. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул татар телен үстерү һәм саклау эшендә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең, массакүләм мәгълүмат чараларының ролен билгеләп үтте, бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Марат Әхмәтов утырышта катнашучыларны татар теленә игътибарны арттыруга юнәлтте. Үз чыгышын ул Рөстәм Миңнехановның "Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч" дигән мәкаләсеннән башлады, татар телен үстерүгә һәм саклауга багышланган бу мәкалә һәркемнең өстәлендә булырга тиешлеген билгеләп үтте. Чыгыш ясаучы сүзләренчә, республиканың 2,1 миллион татарының 1,5 миллионы туган телдә сөйләшми. Марат Әхмәтов Зәй, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә милли мәгариф, мәдәният, милли матбугат индикаторлары буенча татар теле торышына анализ ясады. Ул җитәкчеләргә үткәрелгән киңәшмәләргә, утырышларга, алардагы чыгышларга, тел ягыннан барлык аналитик материалларга игътибарлырак булырга кирәклеген әйтте. Утырыш башланыр алдыннан Имәнлебаш авылы клубы фойесында мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, авыл халкы тарафыннан оештырылган халык иҗаты һәм һөнәрчелеге күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук район кунаклары үзәк китапханәдә булдылар, анда язучы Суббух Рафыйков иҗаты белән таныштылар. Шунда ук Марат Әхмәтов татар теле укытучылары белән очрашты.