26-28 август көннәрендә Брянск шәһәрендә 20 яшькә кадәрге (2001-2002 елгылар) яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узды. "Барс" спорт мәктәбе шәкерте Герасимов Кирилл каршылыклар аша 3000 метрга финал йөгерешендә 9 мин.24,42 секунд нәтиҗә белән 1 урынны яулады һәм спорт мастерлыгына кандидат разрядын раслады. (Тренеры Лисов Валерий Владимирович).