Зәйнең «Мирный», «Заготзерно», «Нефтебаза " микрорайоннарында яшәүчеләрнең җыелышы узды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе
Бүген шәһәр мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Мирный», «Заготзерно», «Нефтебаза» микрорайоннарында яшәүчеләрнең җыелышы булды. Халык җыелышында шулай ук Совет аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов җыелучыларны соңгы 5 елда башкарылган эшләр белән таныштырды, 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга җентекләбрәк тукталды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров халыкка беренче яртыеллыкта шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү буенча эшләрнең барышы, аерым алганда, быел Зәйнең 45 ишегалды кергән "Безнең ишегалды" республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде, шуларның 39ында масштаблы эшләр баруын билгеләп үтте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары В.В. Архипов микрорайоннардагы оператив хәлләр, теркәлгән җинаятьләр һәм аларның ачылышы күрсәткечләре турында сөйләде, гражданнарны мошенниклардан сакланырга, таныш булмаган номерлардан шикле шалтыратулар килеп чыкканда игътибарлы һәм уяу булырга, мондый фактлар турында тиешле хезмәтләргә вакытында хәбәр итәргә чакырды. Шулай ук шәһәрдә санитар-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү мәсьәләләре дә каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Беренче чиратта бу-шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Белем көнен һәм уку процессын оештыру, шәхси секторда йорт хайваннарын тоту һәм башкалар иде. Шулай ук микрорайонда яшәүчеләр алдында район кураторы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе И.Н. Гущин чыгыш ясады. Җыелышны Р.Г. Кәримов йомгаклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International