Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй механизаторлары «Иң яхшы комбайнчы» исемен алу өчен ярышалар
2020 елның 26 августы, чәршәмбе
Республика конкурсы механизатор һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә. Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чаптыру мәйданы күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләячәк. Быел да, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, җиңүчеләргә 100 мең сумнан 200 премия бирү каралган. Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә – куәте 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр, икенчесенә – 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә - 300дән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351дән 530 ат көче кадәр булган техника керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200. Беренче төркем буенча Чүпрәле һәм Кайбыч районнары комбайнчылары Алмаз Низамов һәм Фәнис Шәйхаттаров алда бара – «Низамов А.А.» КФХсы, Илсур Вәлиев - «Туган як-Агро» ҖЧҖ. Икенче төркемдә лидерлар өчлегендә Әлки һәм Аксубай районнары комбайнчылары – Рәфис Насыйбуллин - «Восток Зернопродукт» АҖ, Җәүдәт Сафиуллин - «Аксу Агро» ҖЧҖ һәм Анатолий Краснов - «Хузангай» ҖЧҖ. Өченче төркемдә Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХсы комбайнчылары - Рәфис Нямаев, Ришат Гафуров һәм Илгиз Әндәрҗанов. Соңгы төркемдә Зәй районының «Агрокөч» АҖ комбайнчылары - Илдус Фәтхуллин һәм Дамир Шәйгарданов. Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен даими мониторинг алып барыла, аның белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә конкурста 1139 комбайнчы катнаша, иген чаптыруда - 114 комбайн.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз