Зәйдә капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын тикшерделәр

2020 елның 26 августы, чәршәмбе
26 августта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Ул "Теремкәй" балалар бакчасы, "Зәй" спорт мәктәбе, Аксар авылы мәдәният йорты, «Спарта» яшүсмерләр клубы, Зәй-2 микрорайондагы чистарту корылмаларында булды. Чарада шулай ук Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров һәм әлеге юнәлешкә җаваплы белгечләр катнашты. Тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланмаган, эшләр график нигезендә планлы рәвештә алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International