Бүген авыл җирлекләрендә район башлыгы Р.Г. Кәримов, район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Совет аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыеннары үткәрелә. Югары Нәлим һәм Баграж авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән район башлыгы Разиф Кәримов, Бохарай һәм Александр Бистәсе халкы белән аның урынбасары Валерий Акатьев очрашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов өч авыл җирлеге: Дурт-Мунча, Түбән Биш, Кадер авыл җирлекләре халкы алдында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Төп докладчылар авыл халкына районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйли. Авыл җирлекләре башлыклары агымдагы елның җиде аенда башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар һәм калган чорга бурычлар билгелиләр. Шулай ук гражданнар җыеннарында 2020 елда районда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар, урыннарда оператив хәлләр, районда санитария-эпидемиология торышы һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары карала.