Зәйдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы-полиция майоры Гарифуллин Р.Г., мәгариф идарәсе башлыгы Печина Л.Р., район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: Зәй муниципаль районы территориясендә 2020 елның агымдагы чорына аварияләрнең торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең санын киметү буенча күрелә торган чаралар; 2020 елның 1 яртыеллыгында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча беркетмәләрнең үтәлеше; юл сервисы объектлары; юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ системасы эше; 2020 елда юл эшләре программасы һәм «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» буенча башкарылган эшләр; 2020-2021 уку елында укучыларны ташуны оештыру; Зәй политехник көллиятендә транспорт чарасын йөртүгә өйрәтү; пассажирлар йөртүне оештыру (шәһәрара, район, шәһәр эчендәге һәм мәктәп маршрутлары); балалар бакчаларында юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар үткәрү; авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау һәм башкалар. Юл хәрәкәте иминлеге буенча район тормышының барлык өлкәләренең бердәм эшләве нәтиҗәсендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар һәм, әлбәттә, ата-аналар белән профилактик эш даими контрольдә булырга тиеш. Шулай ук юл оешмалары җитәкчеләре өчен иң беренче бурычларның берсе - автомобиль юлларын карап тотуны контрольдә тоту. Сыйфатлы юллар - ул иминлек һәм уңайлылык нигезе. Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе И.Ф. Хафизов йомгак ясады.