Экспертлар советының чираттагы утырышы

2020 елның 25 августы, сишәмбе
2020 нчы елның 25 нче августында Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә мөстәкыйль эш белән тәэмин ителеп, алга таба финанс ярдәме күрсәтү өчен, эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды. Анда биш гражданның бизнес-планы каралды. Аларның өчесе үзләренең бизнес-планнарын уңышлы яклады һәм эшкуарлык эшчәнлеген теркәүне узу өчен дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде. Бизнес-планнар түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча тәкъдим ителде: -кондитер әйберләре җитештерү; -азык-төлек продуктларын һәм эчемлекләрен ваклап сату; -кием-салымны ваклап сату. Чара өстәлләрне мөмкин кадәр ераклыкта урнаштыру юлы белән битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәп узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International