Бүген хакимиятнең киңәшмә залында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән контроль хәбәрнамәләрне карау буенча эшлекле киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев катнашты. Рөстәм Низамиев билгеләп үткәнчә, 2015 елдан Зәй районыннан «Халык контроле» системасына 1433 мөрәҗәгать килгән, шуларның 1184 се хәл ителгән. Агымдагы елның җиде аенда «Халык контроле» системасына 261 гариза кергән, шуларның 193е хәл ителгән.