Бүген 4 нче мәктәптә «35 квартал», «Воздвиженка» микрорайоннарында, «Кармалка» торак пунктында һәм Зәй шәһәренең үзәк өлешендә яшәүчеләрнең җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы Р.Г. Кәримов, Совет аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында җыелучыларга соңгы 5 елда башкарылган эшләр, шулай ук 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.В.Петров халыкны беренче яртыеллыкта Зәй шәһәрен төзекләндерү һәм үстерү буенча эшләрнең барышы белән таныштырды, аерым алганда, Зәйнең 45 ишегалды кергән "Безнең ишегалды" республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде, шуларның 39ында масштаблы эшләр баруын аңлатты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы А.Н.Фәсхетдинов микрорайоннарның оператив хәле турында сөйләде, гражданнарны мошенниклардан сакланырга, аеруча игътибарлы һәм уяу булырга чакырды. Шулай ук шәһәрдә санитар-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү мәсьәләләре дә каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Бу - уку елы башлану, социаль ярдәм чаралары һәм пенсия белән тәэмин итү һәм башкалар. Җыелышка Р.Г. Кәримов йомгак ясады.