Зәйдә капиталь ремонт һәм төзелеш буенча социаль объектлар тикшерелде

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

6 августта район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында капиталь ремонт алып барыла торган социаль объектлар, шулай ук яңа төзелә торган биналар тикшерелде. Эшлекле сәфәрдә шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, әлеге юнәлешне алып баручы белгечләр һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Барлык эшләр дә план нигезендә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International