Зәйдә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында парковкаларны киңәйтәчәкләр һәм спорт мәйданчыклары урнаштырачаклар

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, җаваплы белгечләр белән берлектә, «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында, ишегалларын карап чыкты. 2020 елда программага 45 ишегалды кергән, шуларның 39ында эшләр башланган. Программа юлларны асфальтлау белән бергщ, ишегалларын, гамәлдәге тротуарларны, эскәмияләрне һәм чүплекләрне яңарту, урам утларын ремонтлау, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыруны үз эченә ала. Тикшерүнең максаты-җитештерелә торган эшләрнең сыйфатын карау иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтүләр табылмады, барлык эшләр дә җитештерү графигына туры китереп башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International