Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Игенчеләргә киңәшләр: урып-җыю барышында ничек итеп янгын чыгармаска?
2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Татарстанда урып-җыю эшләре бар куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр күбәсе - җиңел кабынып китә торган масса. Чәчүлекләрне саклау мәсьәләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора. Бөртеклеләрне урып-җыю чорында янгыннарга юл куймас өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе күрсәтмәләрен үтәргә кирәк. Иген башаклары өлгерер алдыннан кырларның автомобиль һәм тимер юллар кырыендагы урыннары чабылган һәм 4 метрдан да ким булмаган киңлектә полоса ясап сукаланган булырга тиеш. Бер очракта да камыл яндыруга юл куймаска кирәк. Урып-җыю техникасы, агрегатлар һәм автомобильләр төзек хәлдә файдаланылырга тиеш. Ашлык җыю агрегатлары беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектлана (комбайннар һәм тракторларда – ике янгынсүндергеч, ике штык көрәге, ике себерке; автомобильләрдә – янгынсүндергеч һәм штык көрәге). Комбайннарда токны җиргә җибәрү җайланмалары белән җиһазландырылырга тиеш. Агросәнәгать комплексы объектлары - ындыр табаклары, трактор станнары, ягулык-майлау материалларын саклау урыннары, складлар, контора биналары – янгынга каршы нормалар һәм кагыйдәләр таләпләренә туры китереп, кирәкле күләмдә су белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Янгын гидрантларын һәм сулыкларны тиешле хәлдә тотарга кирәк. 25 гектардан артык мәйданда иген җыела торган очракта, янгын чыгу очрагына яну зонасын сукалау өчен сабанлы трактор даими әзерлектә булырга тиеш. Янгын сүндерү өчен җайлаштырылган техниканың кизүдә торуын тәэмин итәргә. ДНД кизүен оештырырга һәм техника өчен кирәк кадәр ягулык запасы булдырырга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре янгыннарны булдырмас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Коры һәм эссе һава шартларында ут белән саксыз эш итү - ташланган тәмәке төпчеге, балалар шуклыгы, авыл хуҗалыгы машиналарыннан очкын чыгу – янгын чыгарырга һәм алтын ашлыкны кара көлгә әйләндерергә мөмкин. Кырда ут чыкса, мораль һәм матди югалтулар бик зур булырга мөмкин, шуңа күрә уңышны саклап калу – игенчеләр өчен генә түгел, безнең һәрберебез өчен иң мөһим бурыч. Янгын чыккан очракта, 01, 101 яки 112 номерлары буенча кичекмәстән коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз